SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Туган телләрне үстерүгә багышланган фәнни-гамәли конференция

112

“2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы” н тормышка ашыру максатыннан, 2014 елның 28 нче ноябрендә Казан шәһәре Халыклар дуслыгы йортында “Күпмәдәниятле җәмгыятьтә милли телләрне саклау һәм үстерү” дигән темага төбәкара фәнни-гамәли конференция һәм мәктәп балаларының фәнни-тикшеренү укулары булып үтте. Бу чараны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан халыклары ассамблеясе, Халыклар дуслыгы йорты, Казан шәһәре мәгариф идарәсе оештырды.
Конференциянең беренче турында 365 укучы катнашып, үзләренең 7 телдә язылган хезмәтләрен (рус, татар, чуваш, башкорт, удмурт, мари, мордва телләрендә) мәртәбәле жюрига тәкъдим итте. Укучыларның эшләрен тикшерүдә һәм анализлауда Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Удмуртия Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм яңадан әзерләү институты галимнәре, чуваш телендә чыга торган “Сувар” газетасы хезмәткәрләре, республиканың милли-мәдәни автономия һәм җәмгыятьләре җитәкчеләре зур тырышлык куйды.
Конференциянең йомгаклау турында 88 укучы һәм аларның укытучылары катнашты. Бу чарада катнашучылар 7 секциягә бүленеп эшләделәр һәм чыгышларын туган телләрендә сөйләделәр. Әлеге укуларда Казан шәһәренең 20 нче гимназиясе, 177, 124, 144, 111, 132, 171, 175, 169 нчы урта мәктәпләре, 125 нче гимназиясе, 149 нчы лицее укучылары һәм укытучылары актив катнаштылар. 144 нче мәктәп укучысы Мөдәррисова Айсылу Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 3 нче дәрәҗә дипломына һәм кыйммәтле бүләккә ия булды.
Конференциянең йомгаклау турында Татарстан, Башкортостан, Чувашия , Удмуртия, Мари -Эл мәктәпләре вәкилләре уңышлы чыгыш ясады.