SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары

DFR5THGE45

21 нче февраль көнне Казан шәһәре Идел буе районының 35 нче урта гомуми белем мәктәбендә “Федераль дәүләт белем стандартлары таләпләрен тормышка ашыру шартларында татар телен һәм әдәбиятын яңа педагогик технологияләр кулланып укыту“ дигән темага семинар үтте. Семинарга рус телендә белем бирә торган мәктәпләрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары чакырылган иде. Семинарда 45 укытучы катнашты.
Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин ачты. Ул, “Россия Федерациясенең мәгариф турындагы” Законы, федераль дәүләт белем стандартларына таянып, татар теле һәм әдәбиятын укытудагы үзгәрешләргә тукталды. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту үзенчәлекләре, укытучылар алдына куелган бурычлар турында сөйләде. Чыгыш ясаучы укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитү зарурлыгын искәртте.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты фәнни хезмәткәре, “Татарча да яхшы бел” укыту-методик комплектлар авторы Р.Р. Нигъмәтуллина татар телен укытудагы яңа педагогик технологияләр турында сөйләде. Розалия Рахметовна үз чыгышында укыту процессын коммуникатив технология нигезендә оештыру принципларына тукталды.
Федераль дәүләт белем стандартларында күрсәтелгәнчә, хәзерге заман белем бирү системасы үсешенең төп юнәлеше - укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру.
Бала материалны үзе өчен кызык булса гына, үзенең шәхси ихтыяҗларына туры килсә генә кабул итә һәм фикерли башлый.
“Технологлар фикеренчә, материалны кат-кат кабатлап, ятлап өйрәнүгә караганда, аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе - тел өйрәнү өчен күп мәртәбә нәтиҗәлерәк алым. Дәрестә аралашу ситуацияләре һәм ситуатив күнегүләр системасы булу отышлы. Телне аралашу ситуацияләренә бәйләп өйрәнгәндә укучылар тел өйрәнүнең практик әһәмиятен шундук тоялар, эмоциональ күтәренкелек туа һәм тел өйрәнү процессының мотивлашкан булуын тәэмин ителә, - диде дәреслек авторы үз чыгышында.
Семинарда катнашучылар иҗади эшләүче укытучылардан тьютерлар төркеме төзергә кирәклеген, мондый семинарларның даими булуын искәрттеләр.
Укыту-методик комплектлар авторы семинарда катнашучыларның күп төрле сорауларына җавап бирде.