
Конспект: “Светофор безнең дустыбыз”
Конспект: “Светофор безнең дустыбыз”
(I кечкенәләр төркеме балалары белән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү)
Максат:
* Балаларга светофор турында төшенчә бирүне дәвам итү, светофорның төсләрен аера белү күнекмәләрен ныгыту.
٭Кызыл, сары, яшел төс белән таныштыруны дәвам итү, машинаның өлешләрен ныгытуны дәвам итү, сүзлек байлыгын үстерү;
*Балаларны светофор булган юлдан чыгарга өйрәтү.
*Балаларның фикерләү, анализлау сәләтләрен, игътибарлылыкларын арттыру, хәтерләрен яхшырту; бер-берсенә игътибарлылык, тыйнаклык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү; светофорның төсләре һәм аларның нәрсә аңлатулары турындагы белемнәрен ныгыту;
Җиһазлау: светофор макеты, кызыл, яшел, сары түгәрәкләр, уенчык куян, куян өе рәсеме, кишер, чыршы рәсеме, һава шарлары, машина өлешләре, руль.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар, кәефләрегез ничек?
(Балалар күрсәтәләр)
Балалар: Шәп !
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле, без сезнең белән урманга сәяхәткә барып кайтык. Карагыз әле, нәрсә бу?
(Тәрбияче машинага төртеп күрсәтә).
Балалар: Машина.
Тәрбияче: Ә машинаның кабинасы нинди төстә?
Балалар: Кызыл.
Тәрбияче: Тәгәрмәчләре нинди төстә?
Балалар: Сары.
Тәрбияче:Балалар, ә бу машинаның өлеше ничек атала?
(Тәрбияче руль рәсемен күрсәтә).
Балалар: Руль.
Тәрбияче:Әйе, балалар, бик дөрес,ә руль нинди төстә?
Балалар: Кызыл.
Тәрбияче:Балалар, әйдәгез әле, машинаның бавыннан тотып аны алга – артка тәгәрәтик.
(Балалар машинаны келәмдә тәгәрәтеп йөриләр).
Машинаны тәгәрәтеп чыршы янына килеп җитәләр (чыршы артында елаган тавыш ишетәләр)
Тәрбияче: Балалар, кем анда елый? Әйдәгез, барып карыйк әле (чыршы янына баралар)
Тәрбияче: Карагыз әле, чыршы нинди төстә?
Балалар: Яшел
Тәрбияче: Ә чыршы артында кем елап утыра?
Балалар: Куян.
Тәрбияче: Куян, нигә елыйсын, нәрсә булды?
Тәрбияче(куян булып): Мин өемә кайта алмыйм, өемә кайтыр өчен юл аша чыгарга кирәк. Ә анда машиналар выж да выж үтеп кенә торалар, һич чыгарлык түгел...
Тәрбияче: Син, куян дус, юл аркылы чыкканда светофорга карарга кирәклеген белмисеңме әллә?
Куян: Белүен беләм дә, светофорның төсләрен, өч төснең нәрсә аңлатканын белмим шул.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, бергәләшеп куянга булышабызмы?
Балалар: Әйе...
Балалар машинаны чыршы янында калдыралар. Куян белән юлга чыгалар. Светофор янына килеп чыгалар.
Тәрбияче: Балалар,нәрсә бу?
Балалар: Светофор!
Тәрбияче: Әйе, Светофор - машиналарга, җәяүлеләргә юл күрсәтүче. Балалар, игътибар итегез әле, светофорның нинди төсләре бар?
Балалар: Кызыл,сары,яшел.
Тәрбияче: Балалар, безнең Светофорнын бер дә кәефе юк.
(Тәрбияче моңсуланып торган светофорны күрсәтә)
Әйдәгез, балалар, “Светофорның төсләрен урнаштыр” дигән уен уйнап алыйк.
(Дидактик уен уйнау: балалар саны буенча кара картоннан светофор макеты, кызыл, сары, яшел түгәрәкләр өләшү . Балалар светофорның макетына төсләрне дөрес итеп урнаштыралар).
Тәрбияче: Рәхмәт сезгә. Менә безнен светофорның да күңеле күтәрелеп китте.
(Елмайган светофорны күрсәтә).
Тәрбияче: Куянкай, безнең балалар светофор турында шигырь дә беләләр.
Беренче бала:
Урамны күзәтеп,
Ваемсызны кисәтеп,
Чатта тора светофор,
Сакта тора светофор.
Тәрбияче: Балалар,ул өч төс нәрсә аңлата соң?
Икенче бала:
Янып тора өч күзе,
Күреп тора ич безне.
Әйтеп тора өч сүзне:
- Кузгалма ! – ди, – кызыл күз.
- Сабыр! – ди, – сары күз.
- Ярый, – ди – яшел күз.
Тәрбияче: Әйе, балалар, бик дөрес. Яшел төс янганда, машиналар туктый, димәк, юл аша үтәргә мөмкин, ләкин юл аша чыкканда игътибарлы булырга кирәк, як–ягыңа каранып чыгарга.
Тәрбияче: Балалар,ә кызыл төс янганда, юл аша чыгарга мөмкинме?
Балалар: Юк!
Тәрбияче: Әйе, балалар, ярамый, кызыл төс иътибарлыкны сорый, шуны да истә калдырырга кирәк: машина йөри торган юлда яки юл кырыенда беркайчан да уйнарга ярамый!
Тәрбияче( куян булып): Рәхмәт сезгә, балалар, мин хәзер юл аша чыга беләм.
Балалар: Без менә сезнен белән куянның өе янына да килеп җиттек.
Тәрбияче (куян булып): Балалар, мин сезгә рәхмәт йөзеннән менә бу һава шарларын бүләк итәсем килә.
(Тәрбияче балаларга һава шарларын тарата).
Балалар: Куян, безнең дә сиңа бүләгебез бар.
(Балалар куянны кишер белән сыйлыйлар).
Тәрбияче: Балалар, безгә төркемгә кайтырга вакыт җитте.
(Чыршы янда калдырган машина янына килеп туктыйлар).
Тәрбияче: Балалар, безнен машинаның тәгәрмәче ватылган, әйдәгез әле, бергәләп ясыйк.
Дидактик уен: “Машинаны җый”
(өстәл артында эш)
(Картоннан геометрик фигуралар киселгән машина өлешләре – кузов, кабина, тәгәрмәчләр)
Дәресне йомгаклагач, тәрбияче балаларга төрле төстәге һава шарлары белән уйнарга тәкъдим итә.
Башкарды:Сәләхетдинова Миләүшә Фәрид кызы.
- Баширова Ляля's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев