SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр семинары

DSCN0962

2013 нче елның 12-13нче ноябрендә Казан шәһәре Совет районы “8нче гимназия” муниципаль бюджет белем учреждениесендә шәһәр татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “Яңа дәүләт белем стандартларына күчү шартларында рус телле укучыларга “Күңелле татар теле” укыту – методик комплекты буенча татар теле һәм әдәбиятын укыту” темасына семинар уздырылды.
Гимназия директоры Марина Вавил кызы Пичугина гимназиянең тарихы һәм федераль дәүләт белем стандартлары таләпләре нигезендә укыту-тәрбия эшен оештыру, татар теле һәм әдәбияты укытуның перспективалары турында сөйләде. Милли белем һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гүзәл Мансур кызы Шәрәфиева татар теле һәм әдәбияты кафедрасының эш системасы белән таныштырды. Кафедраның фәнни җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты, доцент Рөстәм Халит улы Хайбрахмановның чыгышы кафедраның методика һәм татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә тикшеренү эшләре турында булды. Шәһәр методик үзәге методисты Раиф Кәримулла улы Зиннәтуллин татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдында торган бурычларга тукталды.
Гимназия укытучылары башлангыч сыйныфларда “Күңелле татар теле” укыту-методик комплекты белән эшлиләр һәм аның авторы, педагогика фәннәре кандидаты, Яр Чаллы педагогик технологияләр һәм ресурслар институты доценты Роза Зәкиевна Хәйдәрова белән хезмәттәшлек итәләр.
Семинарның беренче көнендә укытучылар Роза Зәкиевнаның федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә керткәндә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укытуның үзенчәлекләренә, яңа педагогик технологияләр куллануга, “Күңелле татар теле” укыту-методик комплект белән эшләүгә багышланган тирән эчтәлекле чыгышларын зур кызыксыну белән тыңладылар. Аның чыгышын “Татармультфильм” нәшрияты хезмәткәре тулыландырды. Ул TATARSCHOOL.ru сайтында урнаштырылган электрон методик кулланмалар белән таныштырды.
13нче ноябрь көнне гимназия укытучылары Әлфия Мөнир кызы Айзатуллова, 3нче сыйныфта “Ничәнче? соравы”, Айгөл Рихат кызы Абдуллина 3нче сыйныфта “Китапханәдә” дигән темаларга дәресләр күрсәттеләр. Дәресләр укытучылар тарафыннан югары бәяләнде. Роза Зәкиевна Хәйдәрова күрсәткән дәресләргә тирән анализ ясады. Семинарда катнашучыларны үзанализ һәм татар теле дәресләренә анализ ясарга өйрәтте, аларның күп төрле сорауларына җавап бирде.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары мондый практик семинарларның дәвамлы булуын теләделәр.