SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Федераль дәүләт белем стандартлары кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытуның актуаль мәсьәләләре

DSC02113

2013 нчеелның 9 нчы октябрендә шәһәр методик үзәгендә Казан шәһәре мәктәпләренең милли мәгариф буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район һәм мәктәп методик берләшмәләре җитәкчеләре, методик үзәк методистлары өчен семинар-киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- Казан шәһәре методик үзәгенең милли мәгарифне үстерү буенча 2013-2014 нче уку елына эш юнәлешләре;
-туган телләрдә белем алу һәм туган телләрне укытуның норматив-хокукый базасы;
- федераль дәүләт белем стандартларына таянып төзелгән татар теле һәм татар әдәбиятыннан үрнәк программаларның үзенчәлекләре һәм алар белән эшне оештыру;
- 9 нчы сыйныфларда татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясе үзенчәлекләре.
Югарыда күрсәтелгән темалар буенча семинар-киңәшмәдә шәһәр методик үзәге директоры, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Р.И.Шәяхмәтова, методист Р.К.Зиннәтуллин, Татарстан Фәннәр академиясе баш гыйльми сәркатибе, академик, филология фәннәре докторы Д.Ф. Заһидуллина, Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы Г.Р. Галиуллина,Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры, педагогика фәннәре докторы, дәреслекләр авторы Ч.М. Харисова,Казан (Идел буе) федераль университеты доценты, педагогика фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы К.С. Фәтхуллова, Казан шәһәре мәгариф идарәсе баш белгече С.Н Захарова чыгыш ясадылар.
Семинар барышында федераль дәүләт белем стандартларын гамәлгә керткәндә татар телен һәм татар әдәбиятын укытудагы кыенлыклар, аларны хәл итү юлларын ачыкладылар; укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү юлларын билгеләделәр. Чыгыш ясаучылар семинарда катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр.
Соңыннан семинар-киңәшмәдә катнашучылар өчен Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары И.Р.Һидиятов, идарәнең баш белгече Р.Ә. Баһавиева, методист Р.К. Зиннәтуллин,Казан (Идел буе) федераль университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Н.М. Йосыпова консультация үткәрделәр.
Семинарда катнашучылар әлеге семинарларны һәр районда да үткәрергә кирәк дигән карарга килделәр.