SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Материалы к конкурсу "Лучший учитель года города Казани - 2013"

DSC01778

Менә 22 ел буе мәктәп тактасы янында басып балаларга белем бирә алуым белән мин үземне чын күңелдән бәхетле итеп тоям. Һөнәремне дөрес сайлаганыма бер мизгелгә дә шикләнеп караганым булмады. Нәкъ менә укытучы һөнәрен сайлавыма гаҗәеп кеше - математика укытучысы Рәмзия Рәшит кызы этәргеч бирде. Ул вакытта беренче тапкыр безнең авыл мәктәбенә, безнең 5нче А сыйныфына шәһәрдән кайткан укытучы эшкә килде. Ул бик мөлаем, чибәр, ачык йөзле һәм бик затлы ханым иде. Безнең барыбызның да аңа охшыйсы килде. Аның дәресләренә зур кызыксыну белән, ниндидер яңа нәрсәләрне ачарга теләп, ашкынып бара идек. Дәресләрдән соң да ул безне, үзешчән сәнгать түгәрәгенә җыеп, җырларга, биергә, сәнгатьле шигырь уку серләренә өйрәтте. Ул килү белән безнең мәктәп тормышыбыз җанланып китте.
Менә бүгенге көндә мин - укытучы. Балалар белән эшләү миңа ошый. Һәркөнне аларның көләч йөзләрен, акыллы күзләрен күрү, бергәләп аларның уңышларына сөенү миңа зур шатлык китерә, баларымның уңышлары - ул бит минем уңышларым. Үз укучыларымны мин дә шулай тормышта үз юлларын табарлык шәхес итеп тәрбияли алсам иде.

Прикрепленный файлРазмер
Минем эш тәҗрибәм.doc5.4 Мб
Эссе.docx17.26 кб