SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Мастер- класс "Бизәкле баш киеме"

Әбиемнең матур сандыгы.
Ач, әбием, безгә сереңне,
Яшь буынга мирас булып калсын
Кабатланмас татар бизәге.
Нәфис зәвыгы, күңел нуры, җитез кулларының осталыгы белән элек-электән үк дан тоткан татар хатын-кызлары.Ә әбиләрнең сандыкларындагы буыннан буынга тапшырыла торган кадерле байлыкны караганда без тарихыбыз белән генә түгел, татар халкының милли сәнгате белән дә танышабыз.Бүгенге меңтөрле мәшәкатьле дөньяда шушы буыннн-буынга күчеп килгән матурлыкны , элеккеге зәвыкны, мирасыбыз булган татар бзәген ничек саклап калырга соң? Бу сорауга җавап бирү өчен мин сезгә “Бизәкле баш киеме” диеп исемләнгән мастер класс тәгъдим итәм. Көн артыннан көн үтә, ай артыннан ай җитә дигәндәй ел дәвамында төрле ел фасыллары алышынып торган арада, шушы табигать үзгәрешләренә карап, без- хатын- кызлар төрле кием- салым сайлыйбыз.Салкынча вакытта бу – пәлтә, тун яисә плащ булса, аңа туры килердәй баш киеме дә сайларга кирәк. Әлбәттә моның өчен яулык яисә төрле башлык уңайлы һәм килешле була. Ә мин сезгә бүген гади башлыктан татар күн мозаика сәнгатенә охшашлы итеп, үзенчәлекле милли татар бизәге белән бизәлгән заманча татар башлыгы ясарга тәкъдим итәм. Моның өчен сезгә әзер башлык, аны бизәү өчен төрле төстәге күн, мәрҗәннәр, җилем, энә һәм җеп кирәк булачак. Күннән төрле бизәкләр кисеп алына.Аннан үзегезгә ошаган композиция җыясыз. Һәрбер аерым элементларны җилем ярдәмендә үзара ябыштырасыз.Соңыннан барлык детальләрне башлыкта энә һәм җеп ярдәмендә беркетеп чыгасыз.
Алдан әйтелгәнчә, башлыклар күн мозаика сәнгатенә охшашлы итеп башкарыла.Ә хәзер мин сезне бу сәнгатьнең тарихы белән таныштырып үтәсем килә.Татар күн эшкәртү сәнгате 18нче гасырлрда барлыкка килгән.Осталар йомшак күннән төрле бизәкләр кисеп алганнар.Бизәкнең контуры булып торган махсус декоратив җөй ярдәмендә әлеге элементларны мозаика техникасы белән төзегәннәр һәм беркетеп куйганнар. Төсле күн кисәкләреннән, мозаика сәнгатенә килештереп, апликация ясаганнар.Аны кул белән теккәннәр. Декоратив шнурлар, сәйлән, мулине җебе белән матурлаганнар. Бу стильдә төрле аяк киемнәре- читекләр, туфлиләр, башмаклар, шулай ук мендәрләр теккәннәр. Балалар белән төркемдә без күннән киселгән читекләрне һәм башка әйберләрне күннән киселгән татар бизәкләре белән ябыштырып бизибез.
Безнең мирасыбыз булган татар бизәген әлеге көнгә кадәр саклап килү безнең һәрберебез кулында! Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт

Прикрепленный файлРазмер
IMG_1745[1].PNG180.83 кб
IMG_1744[1].PNG185.44 кб