SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Моя педагогическая находка

IMG_E1769[1]

Туган якны без яратыйк һәм кадерлик,
Һәтта эчкән суының да тәмен белик.
Туган якның тарихын һич онытмыйк.
“Без татарлар бит!” - диеп алга атлыйк!
Мухамадиярова А.А.
Әлбәттә, һәр кеше, һәр бала үз тамырларын, гореф-гадәтләрен, милли мирасларын белеп үсергә, белеп яшәргә тиеш. Моның өчен аларны күреп, аңлап, милли сәнгатебез белән сабый вакыттан ук танышып үсергә кирәктер, мөгаен. Сабый чактан ук бишек җырын ишетеп, ана телендә сөйләшеп, аралашып үскән балада туган телгә, туган якка, үз милләтенә карата мәхәббәт уяна. Бу мәхәббәт учагына ялкын өстәп, тагын да кызыксыну хисләре тудыру өчен туган якның матурлыгы, милли байлыгы белән таныштырырга кирәк. Шушы гүзәллекне сурәтләү өчен төрле милли осталыклар башкарырга өйрәнсә, һәр баланың күңел түрендә бу мәхәббәт уелып куячак. Бакча балаларны туган якка мәхәббәт иңдереп, тарихи милли мирасларыбызга кызыксыну уятып, милли сәнгатебезне дәвам итеп яшәргә өндәп тәрбияләргә ярдәмгә килә ала. Моның өчен төрле ысуллар кулланылырга мөмкин. Шуларның берсе кул эшләренә өйрәнү. Алар ярдәмендә туган як тарихы турында булган белемнәр киңәя, матурлыкны күрә белү генә түгел, аны сурәтләү ысуллары, татар бизәкләре, төрле орнаментлар өйрәнелә. Элек-электән безнең әби-бабаларыбыз да бик оста куллы булган. Шуңа күрә безнең тарихи сукмакларыбыз да кул эшләре белән бәйле. Балаларны төрле кул эшләре белән таныштырып, җиңеләйтелгән формада аларга шуларны башкарырга өйрәтү беренче адымнар булып санала. Мәсәлән, күн эшкәртү сәнгате бик кызыклы һәм шул ук вакытта искиткеч матур, үзенчәлекле булып тора. Тарихка күз салыйк: татар күн эшкәртү сәнгате 18нче гасырлрда барлыкка килгән. Осталар йомшак күннән төрле бизәкләр кисеп алганнар. Махсус декоратив җөй ярдәмендә әлеге элементларны мозаика техникасы белән төзегәннәр һәм беркетеп куйганнар. Бу стильдә төрле аяк киемнәре, читекләр, туфлиләр, башмаклар, шулай ук мендәрләр теккәннәр. Бакчада балалар белән бу сәнгать төрен җиңеләйтелгән формада кулланырга мөмкин. Татар читекләрен, түфлиләрне һ.б. кәгазь белән түгел, ә милли бизәкләр белән композицияләр ясап күн мозаикасы сәнгатенә охшашлы итеп күн һәм җилем ярдәмендә башкарырга мөмкин. Моның өчен юка күннән читек яисә башка кирәкле форма әзерләнә, балага ошаган төрле төстәге милли бизәкләр киселә, әзер читек өстендә композиция җыела, җилем һәм пумала ярдәмендә ябыштырып читек өстендә беркетелә. Шулай итеп, балалар уен формасында күн мозаика сәнгате белән танышып, бу кызыклы сәнгатькә беренче адымнарын атлыйлар. Бу техника ядәмендә төрле бизәнү өйберләре дә ясарга мөмкин. Әниләрне милли бизәкләр төшерелгән бизәнү әйберләре ясау буенча төрле мастер-класслар бик кызыксындырачак. Үз куллары белән башкарылган үзенчәлекле татар милли бизәкләре төшерелгән бизәнү әйберләре татар хатын- кызларына гына хас булган нәзәкатьлелек, сихри зәвыклык бирәчәк.