SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

О себе

IMG_E1811[1]

Исәнмесез! Мин, Мухамадиярова Айсинә Айдар кызы, Казан шәһәре Совет районының «Татар телендә тәрбия hәм белем бирүче катнаш төрдәге 272 нче балалар бакчасы» муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем учреждениесендә татар төркеме тәрбиячесе булып эшлим. 2008 нче елда Казан Милли Тикшеренү Технология университетын тәмамладым. “Кеше һөнәрне түгел, ә һөнәр кешене сайлый”, - дип язган Сократ. Минем очракта да шулай булды. Язмыш мине үзе балалар бакчасына алып килде. 2012нче елда мин Мәскәү социаль- гуманитар институтында мәктәпкәчә белем бирү программасы буенча һөнәри әзерлек уздым һәм тәрбияче булып эшли башладым. Моның өчен мин язмышыма чиксез рәхмәтлемен. Мин үз эшемне бик яратам, эшкә шатланып барам, чөнки анда мине шат, көләч йөзле сабыйлар, мөлаем хезмәттәшләрем көтәләр. Һәркөн иртән балаларны, хезмәттәшләрне, әти - әниләрне исән – сау күрү, үз ана телем – татар телендә, аларны сәламләү – нинди зур бәхет бит ул!
Тәрбияче һөнәре – авыр, җаваплы хезмәт. Ул гел үз өстеңдә эшләүне, үсештә булуны, курсларда, семинарларда, лекцияләрдә, төрле мастер – классларда катнашуны, заманча технологияләр өйрәнүне, гомумән, заман белән бергә атлауны таләп итә торган хезмәт.
Тәрбияче ул – һәр яктан да камил шәхес. Бер ук вакытта педагог, судья, табиб, артист, рәссам да булырга тиешле һөнәр иясе.
Ә минемчә, тәрбияче өчен иң мөһиме – һәр бала өчен кирәк булу, балаларны ярату һәм хөрмәт итү.
“Баланы өйрәтсәң, дөньяга кеше бирерсең” ( В. Гюго).
Бакчада мин балаларга туган телебезне, туган ягыбызны яратырга, халкыбызның рухи байлыгы, тарихы белән кече яшьтән үк кызыксынырга өндим. Уеннар аша балаларда җитезлек, батырлык, сабырлык, кунакчыллык һәм башка күркәм сыйфатлар тәрбиялим, мәрхәмәтле, тыйнак булырга, яхшыны начардан аерырга өйрәтәм.
Үз эшемдә балалар белән генә түгел, әти - әниләр белән дә тыгыз элемтәдә торам, аларны аңлап, уй – фикерләре, теләкләре белән дә кызыксынырга тырышам, әти - әниләрне хөрмәт итәм.
Безнең киләчәгебез, бүгенге көнебезнең иң зур байлыгы – ул балалар. Үзең тәрбияләгән балаларның күзләрендә шатлык нуры күргәч, җылы карашларын тойгач, ягымлы итеп эндәшүләрен ишеткәч, сайлаган һөнәреңнен ялгыш түгеллеген аңлыйсын, балалар белән балачак илендә мәңге яшь, энергияле, шат күңелле булып каласың.
Мин – тәрбияче! Тәрбияче булуым белән горурланам!