SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Укучылар укытучылары һәм шагыйрьләр белән ярыша

IMG_4199

27 нче октябрь көнне Авиатөзелеш районының 5 нче гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр семинары булды. Бу семинарда яңартылган Федераль дәүләт белем стандартларын гамәлгә ашыру шартларында укучыларның сәләтләрен дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлек аша ачыклау һәм үстерү мәсьәләләре каралды. Семинар эшендә шулай ук мәктәп җитәкчеләренең тәрбия, милли мәгариф буенча урынбасарлары, методистлар да катнашты.
Анда катнашучылар семинарның беренче өлешендә татар теле һәм әдәбиятыннан дәресләр карадылар. Гимназиянең Г.С.Шәйхиева, Л.Р.Шаһиәхмәтова тарафыннан әзерләнгән дәресләр югары бәя алды. Килгән кунакларга дәресләрдә укучыларның актив эшчәнлеге, сөйләм телләренең бай булуы, дәрес материалын яхшы үзләштерүләре ошады.
Семинарның икенче өлешендә гимназиянең югары категорияле укытучысы Г.М.Гайнетдинова һәм “Аулак өй-баттл” проекты авторы С.М.Закирова (Җиһаншина) катнашында оештырылган интерактив уен тәкъдим ителде. Анда гимназия укучылары, Апас, Буа районнары, Казан шәһәре,Чувашстан республикасыннан килгән укытучылар, шагыйрьләр татар әдәбияты фәне буенча көч сынаштылар. Ярыш барышында укучылар, укытучылар, шагыйрьләр, татар язучыларының әсәрләрен белүләрен тыш, җыр, биюдән дә осталыкларын күрсәттеләр. Татар әдәбиятыннан тәкъдим ителгән сораулар шактый кыен булуына карамастан, бу бәйгедә гимназия укучылары җиңү яулады. Семинарда катнашучы экспертлар аларны республика финалына чыгарырга кирәк дигән карарга килде.
Укучыларның сәләтләрен үстерүгә багышланган түгәрәк өстәлдә Татаринформ агентлыгы мөхәррире Д.Сәфәров, “Аулак өй-баттл” проекты җитәкчесе С.М.Закирова (Җиһаншина) , Казан шәһәре мәгариф идарәсенең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Э.Х.Хәмидуллина, Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин, 5 нче гимназия директоры А.В.Рагимшин, Казан шәһәре мәгариф идарәсенең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы мәгариф бүлеге методисты И.М.Ильясова чыгыш ясадылар.
Семинарда катнашучылар әлеге чарага уңай бәя бирде.