SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Минем педагогик табышларым

 Әфтаховна

Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын
салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим
бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.
Галимҗан Ибраһимов

Ярты гасырга якын гомернең 27 елы педагогик хезмәткә багышланган. Мин дә бүген табыш-осталыкларымны барлыйм, алар еллар буена, тәҗрибә туплап, ялгышларны төзәтә-төзәтә, бөртекләп җыелалар икән.
Әтием - гомерен туган авылында мәгърифәт нуры таратуга багышлаган, озак еллар Килкабыз урта мәктәбенең директоры, химия укытучысы булып эшләгән олы ихтирамга лаеклы шәхес. Өч балалы тату гаиләбездә укытучы хезмәтенә хөрмәт кечкенәдән тәрбияләнде. Нәрсәсе белән җәлеп итте соң ул? Дөньяны танып белүнең башында шаккаттыргыч могҗизаларны чынбарлыкка әйләндерүче тылсымчы – укытучы, мөгаллим тора. Ул эчкерсез балачак дөньясында киләчәк буынның көчен, аң-белемен, талантларын ачучы галим дә, иң катлаулыны да бик гади итеп аңлатучы белгеч тә, тере дөньяның матурлыгын сурәтләүче рәссам да, үз сүзе белән батырлыкка этәргеч бирүче патриот та.
Мөгаллимлек орлыгы туган нигездә шытым бирде... Өчебез дә әтием һөнәрен сайладык.
Беренче педагогик адымнар Уфа шәһәрененең 20 нче гимназиясендә башланды... Укучыларымда рус теле һәм әдәбияты фәненә кызыксыну уятырга, ныклы белем бирергә тырыштым. Остаз укытучыларымның эш тәҗрибәләрен, осталыкларын өйрәндем, иҗат җимешләрен күреп сокландым. Беренче онытылмаслык тәҗрибәне дә 10 нчы сыйныф укучыларына Лев Толстой әсәрләренең нечкәлекләрен анлатканда алдым. Мине унынчыларның сыйныф җитәкчесе итеп куеп, зур ышаныч багладылар. Шуннан башлап 27 ел мәктәптә эшләү дәверендә бер генә ел да сыйныф җитәкчесе булып эшләмәгән елым булмады. Шул еллардагы табышларым өчен минем беренче чыгарылышым булган укучыларыма, яшь кенә кызга һәрвакыт ярдәм кулы сузган әти-әниләргә рәхмәтем чиксез.
Ләкин язмыш сукмаклары безне мәркәзебез Казанга илтте... 1996 нчы елда Казан шәһәре Вахитов районының 116 нчы лицеенда эшләп китү насыйп булды. 25 елдан артык әлеге лицейда рус телле балаларга татар теле өйрәтәм. Рус балаларына татар теле укыту минем өчен ят нәрсә иде. Ә бүген аннан да ләззәтле, күңелемә канәгатьлек хисе бирә торган эш юк. Үз туган телемне башка милләт балаларына укыту һәм шуның нәтиҗәсен күреп сөенү җаныма рәхәтлек бирә.
Башка милләт халкын икенче телгә өйрәтү – бик саваплы эш, диләр. Мин бик җаваплы дип тә өстәр идем. Дәресләрдә ике халыкның теле, мәдәнияте арасында бәйләнеш тудыруны максатым итеп куйдым. Татар халкының Сабантуй бәйрәме һәм рус фольклор бәйрәме Каравон, Кыш Бабай һәм Дед Мороз, Тукай һәм Пушкин... Минемчә, үз мәдәниятен яхшы белгәндә генә, укучыларда башка халык мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләп була. Киресенчә, чит халык мәдәниятен белү, үзеңнекен тагы да яхшы аңларга ярдәм итә. Үз фикеремне академик Дмитрий Лихачев сүзләре белән ныгытам: “Милләтнең чын патриотлыгы, әхлакый асылы барыннан да битәр башка халыклар белән әйбәт күршеләрчә ихтирамлы мөнәсәбәт урнаштыра белүендә чагыла".
Иртән сыйныфка кереп, миннән ниндидер могҗиза өмет итеп караган укучыларымның күзләренә багам да, бөтен барлыгым белән йомшак та, аһәңле дә, газиз дә ана телемнең илаһи серле дөньясына чумам. Һәр сүземне энҗе мәрҗәндәй тезеп-тезеп, өзеп-өзеп кенә сөйләп, балаларны да шушы дәрья агышына ияртәм - сәнгатьле сөйләргә, дөрес укырга, хатасыз язарга өйрәтәм. Дәрескә иҗади якын килеп, кызыклы, мавыктыргыч итеп оештыру эшемне нәтиҗәле итә. Мәктәпкә килгәндә татар телендә җөмлә төзергә курыккан балалар бүген инде минем белән татарча аралаша. Шушы түгел мени укытучы бәхете?!
Без бүген яңа мәгълүмати технологияләр заманында яшибез. Замана укытучысы заманча булырга, заманнан артта калмаска, төрле педагогик технологияләрне белергә тиеш. 2016 нчы елда Валерия Николаевна Мещерякова системасына нигезләнгән методик сертификация проектында катнаштым. Һәр яңалык киртәләргә очрый, тәнкыйть утларында чыныга, ныгый, камилләшә. Мин үзем нәкъ шушы сынау эшендә катнашып, профессиональ яктан да, шәхес буларак та ныгыдым. Яңа технологияләрнең асылына төшенү өчен күпме фәнни хезмәтләр өйрәнелде, ачык дәресләр, мастер - класслар үткәрелде! Кечкенә генә табышларыма сөенеп, иң беренче алар белән үз мәктәбемдә, районымда, шәһәрдә уртаклаштым. Республикабызның талантлы укытучылары белән тәҗрибә уртаклашыр өчен, мастер-класслар үткәрү, “түгәрәк өстәл”ләрдә чыгышлар ясау өчен белем дә, тәҗрибә дә, осталык та, кыюлык та кирәк булды! Методик табышларым да көннән-көн артты, тәҗрибә тупланды.
Бүгенге укучыны шаккатыруы кыен - бала дәрестән ниндидер могҗиза көтә. Дәресләрем аңлашелы һәм кызыклы булсын өчен, мин уен технологияләре кулланам. Төрле проблемалы ситуацияләрне чишеп, уйный-уйный, без тел дигән дәрьяны кичәбез. Дәресләремдә укучыларга коры теория генә биреп калмыйча, татар халкының гореф-гадәтләре, йолаларын, тарихын өйрәнүгә дә зур игътибар бирәм. Мондый төр мәгълүматны презентацияләр, видеороликлар ярдәмендә тәкъдим итәм. Әлбәттә, аларны әзерләү һәм дәрес тукымасына кертеп җибәрү укытучыдан зур әзерлек таләп итә. Әзерлек барышында татар халкының этнографиясе һәм киенү рәвеше турында язылган күпләгән монографияләрне кулланам. Нәтиҗәдә, минем укучыларым татар халкы йолаларына битараф түгел, ә киресенчә, татар милли киемнәрен, татар халык ашларын үз итәләр. Дәресләрдән соң балалар белән милли ашлардан торган чәй өстәле оештырабыз, милли уеннар уйныйбыз. Дәрестә алган белемнәрне укучылар музей һәм театрларга йөреп камилләштерәләр.
Менә шундый юллар белән мин үземнең укучыларымның татарча аралашуын үстерү һәм камилләштерү өчен тынгысыз эш алып барам. Эшемнең нәтиҗәсе буларак укыткан укучыларым төрле конкурсларда, конференцияләрдә призлы урыннар алалар, дәрескә кызыксынып, теләп йөриләр.
Укытучы әле ул белем бирүче генә түгел, тәрбияче дә. Дәресләрдә өйрәтә торган текстларны балаларда әхлакый кыйммәтләр – кешелеклелек, яхшылык, игелеклеклек, дустанә мөнәсәбәт тәрбияли торган итеп сайлыйм. Төрле милләт балалары белән эшләгәнгә күрә, дәресләремдә толерантлык һәм ватанпарвәрлек тәрбияләүне максат итеп куям. Әлбәттә, тәрбиялелек дәрәҗәсен үлчи торган бизмән юк. Минем укучыларым җәмгыятькә файдалы, гуманлы, игелекле шәхесләр булып үссәләр, мин максатыма ирешкән булам. Ә мин моны шулай булуына ышанам!
Укытучы - чын мәгънәсендә талант иясе, күренекле шәхес. Дистәләгән укучыларым миңа ихлас күңелдән рәхмәт әйтә, иң изге теләкләрен тели икән, мин бәхетле. Әгәр миңа укучыларым җылы караш, олы ихтирам белән киләләр икән, димәк, мин аларда өлкәннәргә карата чиксез ихтирам, әхлак кагыйдәләренә тугрылык тәрбияли алганмын. Бу – минем хезмәт җимешем. Ә бүген, кичә генә утырткан яшь үсентеләргә су сибәсе, тәрбия бирәсе. Аларны да тормыш җилләренә бирешмичә, нык булырлык, чыдам, кабатланмас шәхес итеп үстерәсем бар.