
Минем эш тәҗрибәм
Укытучы... Бу сүзләрдә күпме горурлану, аңлау һәм олылау хисләре. Җир йөзендә укытучы кебек искиткеч һәм гүзәл башка профессия бармы икән?! Мәктәп бусагасыннан тәүге адымнарны басып керүгә, укытучы балаларга иң якын кешеләрен - әниләрен алыштыра. Ул бала өчен ата-ана да, дус та, үрнәк тә, остаз да була.
Минем дә зур хыялым бар иде: укытучы булу! Икенче хыялым - укучыларымны милли җанлы, тәрбияле, әхлаклы, үз телен, халкын хөрмәт итүче, үз илен яратучы шәхесләр итеп тәрбияләү, халкымның күңел бизәкләрен дөньяга таныту, милләтемә хезмәт итү.
Беренче максатым тормышка ашты: мин, Миннуллина Айгөл Илдус кызы, гаять бай табигатьле Мамадыш төбәгендә туып-үсеп, 11 еллык урта белем бирү мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына укырга кердем. Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен үзләштердем. Шушы ук юнәлештә ике ел дәвамында магистратура, ә бугенге көндә аспирант дәрәҗәсенә ия булып, укуымны дәвам итәм. КФУ да уку дәверендә, югары уку йортында уздырылган төрле бәйгеләрдә, чараларда актив катнашып килдем. Шуларның нәтиҗәсе буларак, “КФУ ның иң яхшы старостасы”, “КФУ ның иң яхшы чыгарылыш студенты” исемнәренә лаек булдым,“Милли хәзинә” халык иҗаты фестивалендә “Нәфис сүз” номинациясендә җиңү яуладым.. Педагогик осталыгымны сынап карау максатыннан, “Ана теле” Рәсәйкүләм бәйгесендә катнашып, Гран-прига ия булдым, “Безнең яңа укытучыбыз” гранты оттым, студент вакытта Казан шәһәре Совет районы 121 нче лицейда педагогик практика туплап, үземне чын укытучы дәрәҗәсенә җиткердем.
Һәр кешенең үз кумиры була.Ул минем фәнни җитәкчем – әдәбият белгече, тәнкыйтьче, мөгаллимә Минһаҗева (Әхмәдиева) Ләйлә Ихсан кызы. зур тәҗрибәгә ия педагог. Студент елларыннан ук фәнни-тикшеренү эшләрендә катнашам. Татар әдипләреннән Галимҗан Гыйльмановны үз итәм, фәнни эшләремдә аның әсәрләрен тикшердем, бүгенге көндә туган телне өйрәткәндә, мәгълүмати аралашу чараларын тикшерәм. Ләйлә Ихсановна җитәкчелегендә, мин әлеге тема буенча диссертаця эше алып барам.
Укытучылык хезмәтем, педагогик тәҗрибәм белән уртаклашасым килә. Укытучы – гади профессия түгел. Бу – яшәү рәвеше. Бу - дәүләт, җәмгыять һәм, беренче чиратта, укучы алдында зур җаваплылык тою. Көн саен миңа укучыларымның күзләре төбәлә. Алар миннән нинди дә булса яңалык көтәләр. Минем дәресләремдә парта артында дәүләтебезнең киләчәге утыра. Бу балаларның нинди булып үсүләреннән минем тормыш кына түгел, ил тормышы да бәйле. Кешелекнең киләчәге укытучылар кулында. Без балалар күңеленә нинди орлык сала алсак, хезмәтләребезнең җимешләре дә шундый булачак. Игенче, басуга орлык чәчкәч, 3 айдан уңыш алачак. Виноград үстерүче үзенең хезмәт җимешен ике елдан соң күрә. Ә укытучы – 10 елдан яки аннан да күбрәк...
Минем көнем ничек башлана? Әлбәттә, дәрес белән. Ничек тәмамлана? Шулай ук дәрес һәм шул ук балалар. Ниндидер әйләнә буена йөрү килеп чыга. Ләкин бу әйләнә күңелле һәм бик күңелле булмаган вакыйгалар, кызыклы һәм күңелсез очрашулар, минеке һәм башкаларныкы булган кисәтүләр, киңәшләр, нотацияләр (моннан башка булмый), сөйләшүләр, көлүләр, аптыраулар, шау-шулы тәнәфесләр, киңәшмә, утырыш, җыелышлар, дежур торулар белән тулы. Миңа күңелсезләнергә вакыт юк. Минем тормыш бик бай эчтәлекле.
Укуыларның театр, нәфис сүз сәнгатенә битараф булмаганнарын күреп, аларга бу юнәлештә үсәргә булышам. Мәсәлән, һәр елны республикакүләм “Дулкыннар” бәйгесендә нәфис сүз номинациясендә уңышлы чыгыш ясыйлар, Идел буе “Милли хәзинә” фестивалендә театр юнәлешендә әзерләнгән укучыларыбыз 1,2,3 нче урынга лаек булды, шәһәркүләм “Татар кызы– 2017, 2018, 2019” бәйгесендә , “Көз сылуы-Сөмбелә-2018, 2019”, “Мин бит татар егете-2020”, “Без Тукай оныклары-2020” кебек конкурсларда дәрәҗәле урыннар шактый.
Әхлак тәрбисе ул - үсеп килүче яшь буынның югары әхлакый кыммәтләрне үзләштерүе һәм тәҗрибәдә, ягъни тормышта куллануы. белем бирү системасында бу - гармонияле шәхес формалаштыру юнәлешендәге максатчан процесс. Әхлакый кыйммәтләр төшенчәсе дигәндә, без гаиләдә, җәмгыятьтә кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәтен, яхшылык-явызлык, ялган-дөреслек критерийларына нигезләнгән принцип һәм нормаларны истә тотабыз Укытучы һәм укучы үзара эшчәнлек алып баралар, бер-берсе белән аралашалар. Укучылар белән сыныфтан тыш эш уздыру, алар белән формаль булмаган аралашу, иң мөһиме – музей булдырудагы уртак эшчәнлек бер-береңә хөрмәт , башка милләттән , мәдәнияттән булган кешеләргә карта кайгыртучанлык, игътибарлылык тәрбияли. Татар милләтеннән булган бала кече яшьтән үзенең милләте, күп газаплар кичерүгә карамастан, үсеш - үзгәрешкә омтылып, үз юлын булдырган, бөек тарихы булган халкы белән горурланырга тиеш. Укчыларда ышаныч тудыру кирәк, алар татар халкы тарихының тере хәзинә , акыл һәм көч чыганагы икәнен аңларга тиешләр.
Без киң җәмәгатьчелек белән тыгыз элемтәдә торабыз: “Ак калфак” татар хатын-кызлары җәмгыяте, “Бөтендөнья татар конгрессы”, “Язучылар берлеге”, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы белән төрле өлкәдә хезмәттәшлек алып барыла.
КФУ тарафыннан чыгарыла торган җыентыкларда эш тәҗрибәм яктыртылган, төрле мәсьәләләргә кагылышлы күпсанлы мәкаләләрем басыла. Шулай ук төрле дәрәҗәге конференцияләрдә, киңәшмәләрдә чыгыш ясыйм.
Үз һөнәребезне яратып, хезмәтебезгә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән дә зур бәхет бар микән?! Язмамны Клара Булатованың “Укытучы бәхете” дигән шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:
Йөрәгемне балаларга бирәм,
Бар күңелем биреп укытам.
Гомер буе шушы изге эшне
Башкарам мин олы шатлыктан.
- Миннуллина Айгуль Ильдусовна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев