SMI.KAZANOBR.RU

ЭССЕ «Мин – укытучы»

imgonline-com-ua-CompressBySize-Xv9xhfCVpEVROyC

Мин бәхетле булыр идем, әгәр
Белгәнемне шулай бирә алсам,
Шәкертләрем өчен һәрвакытта
Матур үрнәк булып кала алсам.
Җандай газиз, кадерле туган телем! Син миңа белем үрләрен яуларлык канатлар бирдең, мине иркәләп-назлап үстердең. Газиз телемдә беренче авазларны әйттем, якыннарым, дусларым белән аралаштым. Туган телем! Сине яратканга күрә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген сайларга уйладым да инде мин.
Истә, барысы да истә... Әле кайчан гына әниемнең ышанычлы кулларына тотынып, мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Өстемдә – менә-менә очып китәргә әзер күбәләкне хәтерләткән ап-ак алъяпкыч, ике якка үреп салган толымнарда – ап-ак тасмалар, күңелдә – ап-ак хыяллар...
Укытучы…Балаларга белем бирүче, гыйлем нуры чәчүче, күңелләренә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы кешеләрнең берсе.
Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем мин. Кояш нуры да бит һәр яз саен табигатьнең күзен ача. Укытучы күңелендә дә һәрчак яз гына. Бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел. Ул гомер буе укучыларына язгы чәчәкләр, самими хисләр бүләк итә. Балачак сиздермичә дә уза да китә, әмма күңелләрдә Укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек кала. Җирдә кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне Кеше итәргә омтыла.
Канатларымның берсе – укытучы һөнәре. Укытучы – бернинди каршылыклар алдында да туктап калмыйча, күңел төшенкелегенә бирелмичә, кешелекне һәм җәмгыятьне алга барырга өндәүче, эрудицияле, өйрәнелгәннәр һәм ирешелгәннәр белән генә тынычланмыйча, даими эзләнүче, киләчәкнең бүгенгедән яхшырак булачагына өметләнүче шәхес, минемчә.
Бу һөнәрне сайлавыма беренче укытучым этәргеч булгандыр. Мәктәптә укыган вакытта, үзем өчен ныклы карарга килгән идем: мин укытучы- татар теле һәм әдәбияты укытучысы булачакмын. Шушы карарым мине Казан (Идел буе) федераль университетына китерде дә.
Минем хыялым укучыларымны татар теленең белем нигезләренә өйрәтү, телебезнең матур яңгырашын, аһәңен, рухи-әхлакый мирасыбызны укучыларым күңеленә җиткерергә омтылу. Күренекле язучыларыбыз иҗаты, аларның әсәрләре аша, укучыларымда туган якның гүзәл табигатенә, аның саф күңелле, хезмәт сөючән халкына соклану һәм ихтирам, туган якка мәхәббәт һәм төбәгемнең бөек шәхесләренә карата горурлык хисе, туган телем, халкымның тарихы, гореф-гадәтләре, зыялылары, татар дөньясына караган милли традицияләр, халык педагогикасы аша укучыларымда телне өйрәнүгә кызыксыну, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү. Балаларны татар телендә бер – берсен аңларга, бер - берсе белән аралашырга өйрәтү, шуның белән бергә туган телгә, үзләре яшәгән җиргә, төбәккә мәхәббәт уяту, туган җирнең тарихын өйрәнү, анда яшәгән шәхесләрнең иҗаты белән кызыксыну, аларга карата ихтирам тәрбияләүне төп максатым итеп куйдым.
Шушы һөнәрне сайлаганда мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганлыгымны уйладым микән? Юктыр. Әмма теләк барлык каршылыклардан да өстен булган, күрәсең.
Укытучыны изге затка тиңләгән заманнар булган. Булган, әмма узган. Кызганычка каршы, бүгенге көндә укытучының дәрәҗәсе белән мактана алмыйбыз шул әле. Шулай да Рәсәйдә соңгы вакытта мәгариф өлкәсенә булган игътибар бездә өмет чаткылары уятты. Белем бирү өлкәсендәге күпсанлы проблемаларның кайберләре генә булса да чишелде.
Туган тел, туган җир, туган ил... Хәзерге вакытта бөтен Русия күләмендә, шул исәптән Башкортостанда да балаларны hәм яшьләрне укыту hәм тәрбияләүнең оптималь формаларын эзләү эше бара. Бүгенге көндә туган телебезне саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шактый күп әһәмиятле эшләр эшләнде. Татар теленең берникадәр абруе күтәрелде.
Әмма шулай да без татар теленең бүгенге халәте, киләчәк язмышы тынычланып яшәрлек түгел әле. Шәһәрдә яшәүче татарларның да үз телендә иркен аралашканнары чагыштырмача күп түгел. Чөнки күбесе эш урыннарында рус телендә аралаша, җәмәгать урыннарында, транспортта, урамда да, кагыйдә буларак, рус телендә сөйләшә. Олы яшьтәге һәм урта буын татар кешеләре гаиләдә күбрәк үз телләрендә сөйләшсә дә, шәһәр яшьләре һәм балаларының күбесе өйләрендә дә русча сөйләшә, русча аралашалар. Әлбәттә, балага туган тел иң беренче чиратта гаиләдә сеңдерелә. Гаиләдә, аннан соң балалар бакчасында, башлангыч мәктәптә туган телендә тәрбияләнгән бала ана телен инде онытмаячак, ди белгечләр. Аннан соң, анна телендә тәрбияләнгән бала тәртиплерәк, әхлаклырак, туган җанлырак та була.
Кешеләрне көчләп туган телләрендә гeнә сөйләштереп булмый. Хәзерге заманда туган телен дә, русча һәм инглизчә дә белгән кешеләр кирәк. Әмма һәр милләт вәкилләре, шул исәптән татарлар да, әлбәттә, туган телләрен мөмкин булганча яхшы белергә һәм шул телдә дә - hич югында гаиләләрендә – иркен аралашырга тиеш. Бу милләтнең, халыкның саклануы өчен төп шарт. Мәктәпләрдә укыган балаларның ата-аналарыннан татар телен өйрәтүгә карата зарлануларын еш ишетергә туры килә. Мәктәпләрдә унбер ел буе туган тел дәресләренә йөргән укучыларның татар телен белү дәрәҗәсе дә канәгатьләнерлек түгел.
Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укытуның нәтиҗәлелеге югары уку йортларында шушы фәннәрдән имтихан бирүче абитуриентларның җавапларында, олимпиада эшләрендә чагылыш таба. Әлеге эшләрнең нәтиҗәләре уйланырга мәҗбүр итә.
Укучыларда милләтен, әти- әнисен, әби- бабасын, туганнарын, туган телен яратучылар итеп тәрбияләүгә дә зур әһәмият бирелсен иде дип саныйм. Дәресләрне тормыш белән бәйләп, үстерелешле укыту технологияләре нигезендә оештырыру отышлы булыр иде.
Халык авыз иҗаты әсәрләрен киң куллану, музыка, җыр сәнгатенә мөмкин кадәр ешрак мөрәҗәгать итү бик әһәмиятле дип саныйм. Әйтик, әкиятләр, мәзәкләрне укып яхшыны яманнан аерырга өйрәтәләр.
Бу факторлар үзара бәйләнгән, һәм аларның нигезендә бер нәрсә ята. Ул татар телен укытуга икенчел дәрәҗәдәге эш итеп карау, бу эш белән шөгыльләнүчеләрдә җаваплылык, таләпчәнлек сыйфатлары җитмәү.
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: укучылар – безнең киләчәгебез. Аларны бүгенге базар мөнәсәбәтләре шартларында конкурентлыкка сәләтле, олы максатларга ирешү юлында шушы структураларны оста файдаланып, иҗади шәхес итеп тәрбияләү – безнең бурычыбыз.
Милли горурлык, патриотлык тәрбияләү бөтен татар халкы өчен кирәк. Ә мин, үз чиратымда, бу максатка xөкүмәт җитәкчелегендә барлык тиешле органнар – беренче чиратта матбугат, радио-телевидение, мәгариф министрлыгы, мәдәният учреждениеләре, уку йортлары, китап нәшриятлары – хезмәт итәргә тиеш дип саныйм.