SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Нәтиҗәле технологияләр куллану – өстенлекле юнәлеш

IMG_0821-1

Казан шәһәре мәгариф хезмәткәрләре йортында “Татар телен В.Н.Мещерякова системасын кулланып укыту” дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде. Түгәрәк өстәлгә В.Н.Мещерякова системасын укыту-тәрбия процессында кулланучы укытучы-тьюторлар һәм рус телендә белем бирә торган мәктәпләрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары чакырылган иде.
Түгәрәк өстәлне Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин ачты. Ул В.Н.Мещерякова системасын гамәлгә кую юнәлешендә башкарылган эшләргә кыскача анализ ясады, әлеге системаның өстенлекләренә һәм нәтиҗәләренә тукталды.
Утырышта В.Н. Мещерякова белән берлектә татар теленнән башлангыч сыйныфлар өчен методик кулланмалар язган һәм “Татарча да яхшы бел!” укыту-методик комплектлар авторы Р.Р.Нигъмәтуллина чыгыш ясады. Ул чыгышында “Татарча да яхшы бел!” укыту-методик комплекты белән эшләү үзенчәлекләренә, дәреснең структурасына, В.Н.Мещерякова системасын кулланып укытуның өстенлекле якларына, планлаштырылган предмет нәтиҗәләренә ирешү юлларына тукталды. Укытучылар өчен нәшер ителгән методик ярдәмлекне куллану һәм аерым темаларны өйрәнү буенча киңәшләрен бирде. Укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырырга кирәклеген билгеләп үтте.
Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 33 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Ш.Гыйниатуллина бу системаны кулланып укытканда укучыларның эшчәнлеген оештыру буенча тәҗрибә уртаклашты, дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру формаларына тукталды, ата-аналар белән эшләүнең мөһимлегенә басым ясады.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы Э.Х.Гыйззәтуллина үзенең чыгышында татар телен үстерү буенча министрлык тарафыннан башкарылган эшләргә, укытучының һөнәри осталыгын күтәрүгә юнәлтелгән проектларга тукталды.
Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры баш администраторы Г.Р.Шәрәфуллина балаларның сөйләм телен үстерүдә театрларның мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.
Вахитов районы 41 нче урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, дәреслекләр авторы, филология фәннәре кандидаты Н.В.Максимов сөйләм калыпларына нигезләнеп, татар телен укыту тәҗрибәсе белән уртаклашты.