SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Яңа уку елы алдыннан

IMG_0377

25 нче август көнне Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында “Туган телләрне укытуда музей мәйданын куллану мөмкинлекләре” темасына татар теле укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе әгъзалары һәм татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәркүләм семинары үткәрелде.
Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин ачты, семинарның программасы, максаты һәм бурычлары турында сөйләде.
Семинарда катнашучыларга Ш.Камалның мемориаль фатиры, Татар әдәбияты тарихы музее белән танышырга мөмкинлек тудырылды. Семинарда музей директоры, яшь галим Айдар Шәйхин чыгыш ясады. Ул музей тарафыннан гамәлгә ашырыла торган һәм татар теле укытучылары өчен файдалы булган проектлар белән таныштырды. Татар әдәбиятын укытуда музей мөмкинлекләрен файдалану турында кызыклы фикерләр әйтелде. Кайбер проектларның эчтәлеге тәфсилләп аңлатылды һәм күрсәтелде.
Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин 2022 нче елның 1 нче сенябреннән гамәлгә керә торган башлангыч һәм төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем стандартлары, федераль реестрга быелгы елда кертелгән татар теле һәм әдәбиятыннан уку-укыту программалары, шулай ук быелгы уку елының үзенчәлекләре турында сөйләде.
Музей белән тыгыз элемтәдә эшләүләре, татар әдәбиятын укытуда музей мөмкинлекләрен нәтиҗәле файдаланулары өчен Идел буе районының 10 нчы урта гомуми белем мәктәбе һәм Совет районының А.Алиш исемендәге 20 нче гимназиясенең педагогик коллективлары Татар әдәбияты тарихы музееның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Шулай ук укытучыларны кызыксындырган мәсьәләләр буенча консультация үткәрелде.