SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Балаларны татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштыру

Балалар бакчасында проект эшчәнлеге
“Балаларны татар халкының
гореф-гадәтләре белән таныштыру”

Проект методы XX йөз башында Америка педагогы, психологы, фәлсәфәчесе Джон Дьюи (1859 - 1952) тарафыннан уйлап табыла. Аның фикере буенча, белем бирү ул - "балаларның шәхсән кызыксынуларына, максатларына тәңгәл килгән максатчан эшчәнлеккә нигезләнеп төзелгән процесс".
Эзләнү эшчәнлеге. балада шатлану, кызыксыну хисләре уяту белән беррәттән, аның әхлакый, акыл, физик сыйфаталрын да үстерүгә мөмкинлекләр тудыра. Мондый эшчәнлек яңа (инновацион) технолгияләрнең бер төре булган проект методы ярдәмендә оештырыла.
Балалар бакчаларында проект методын куллануның төп максаты булып балаларны ирекле иҗади шәхес буларак тәрбияләү тора.

Кереш
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәннәрне онытма син.
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен.
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Р.Фәйзуллин
Теманың актуальлеге:
Халкыбызның гореф-гадәтләрен әхлак тәрбиясенең «бакчасы» диеп күз алдына китерергә була. Ә менә шул бакчада бик күп төрле җимеш бирүче агачлар үсә. Шушы әхлак тәрбиясенең бакчасына үтеп керү өчен, шундагы «җимешләрне» танып белергә һәм көндәлек тормышта куллана белергә өйрәнергә кирәк.
Бүгенге көндә балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме – сабыйларга максатлы рәвештә - үз туган телен өйрәтү, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары , милли әдәбияты белән таныштыр.
Балаларга ана телен өйрәтүдә төп бурычларның берсе – халкыбызның әдәби байлыгына, фольклор мирасына, аның гореф гадәтләренә таяну. Үз телен яратучы, милләтен хөрмәтләүче кешене тәрбияләүне халык педагогикасынатаянып эш итү зарур. Җор телле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, санамышлар, такмаклар, әкиятләр, бәетләр, моңлы бишек җырлары – тел өйрәнүдә иң бай чыганак.
Татар халкының мең елларга сузылган тормыш тәҗрибәсе, уйлары, гадәтләре, кешене шәхси итүче сыйфатлары, аның телендә образлы сөйләмнәрендә, мәкаль-әтемнәрендә, җыр һәм әкиятләрендә чагылыш тапкан.

«Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк», - диләр.
Һәр халыкның традицияләре, йолалары үзенчәлекле. Хәзерге вакытта җәмгыятнең үсешендә милләтләр арасында толерантлык тәрбияләүне мәктәпкәчә яшьтә үк башлап җибәрү бигрәк тә актуаль булып тора. Шуның өчен дә үзеңнең халкыңның һәм милләтеңнең мәдәниятен,йолаларын, үткәнен, бүгенгесен белмичә торып , башка милләтләрнең рухи байлыгын аңлап булмыйдыр мөгаен.
Халык сәнгате, традицияләре белән якыннан танышу, бәйрәмнәрендә катнашу, балаларны рухи яктан баета, үзенең халкы өчен горулану хисләре тәрбияли һәм аның тарихына, мәдәниятенә кызыксыну уята. Баланы милли көнкүрешкә, сөйләмгә , җырларга өйрәтү, халык йолаларын, югалтмыйча саклау, кече Ватаныбызга карата мәхәббәт хисләре тәрбияләүдә төп этәргеч көч булып тора. Татар халкының әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләренең онытылуы, балаларның халкыбызның милли киемнәрен белмәве бик аяныч хәл. Элек-электән үк татар гаиләсендә булган милли киемнәргә, традицияләргә карата балаларда кызыксыну, ихтирам, хөрмәткә лаек булган матур традиция саклансын иде. Балаларны халкыбызның күңел бизәкләре белән яккыннан таныштыру, нәфис бизәлешенә соклану, эстетик зәвык аша әхлак тәрбиясе бирү – бүгенге көндә актуаль булып кала.
Максат:
1.Балаларны татар халкының мәдәниятенә тарту.
2.Балаларны татар халык киемнәре,аларның үзенчәлекләре, кагыйдәләре белән якыннан таныштыру .
3.Татарстан күпмилләтле республика буларак, милләтләр арасында толерантлык хисе тәрбияләү.
4. Балаларда халкыбызның хәзинәләренә кызыксыну уяту,нәниләрнең күңелен халкыбызның хәзинәләре байлыгы белән тулыландыру
5. Ата-аналар белән берлектә әби-бабаларыбызның борынгы мирасы турында мәгълүмат бирү.
Бурычлар:
Татар халкының милли мәдәниятенә, сәнгатенә, йолаларына, уеннарына карата кызыксыну тәрбияләү.
Үзебезнең кече Ватаныбызга – авылыбызга, туган җиребезгә, өебезгә, гаиләбезгә карата мәхәббәт һәм ярату хисләре тәрбияләү.
Балаларны халык авыз иҗаты әсәрләре – әкиятләр, табышмаклар, мәкальләр,әйтенүләр, санамышлар һ.б. таныштыру.
Балаларда татар халкының йолаларын,көнкүрешен өйрәнүләрен үстерү.
Балаларда матурлыкны үз куллары белән барлыкка китерүне тәрбияләү.
Татар халкыныӊ көнкүреше, милли бәйрәмнәре, йолалары белән кызыксынуларын үстереп, балаларга эстетик һәм әхлакый тәрбия бирү.
Йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрнең төрле милләт халыкларын якынайта һәм берләштерә торган чара икәнен дәлилләү;
Проектта катнашучылар:
1.Өлкән төркем балалары
2.Әти-әниләр
3. татар телләре тәрбиячеләре
Проектның тибы:
Төркемдәге балалар һәм әти-әниләрне дә эшчәнлеккә тартып үткәрелә.
Проект төре:
Проект дәвамлы вакытлы (3 ай дәвамында);
Иҗади-эзләнү проекты
Проектны тормышка ашыру юллары:
1.Татар халкының мәдәнияте, тарихы, йолалары, гореф-гадәтләре турындагы матур әдәбият аша
2.Әти-әниләр, дәүәниләр белән эллеке уеннарны, җырларны барлау,халык авыз-иҗатын өйрәнү, бәйрәм иртәләрендә катнашу
3.Тема буенча аудио-видео материал туплау һәм куллану
Әзерлек этабы.
Эшчәнлек, әңгәмәләр һәм уеннар өчен материал туплау.
Күрсәтү өчен материал, илюстрацияләр , рәсемнәр, әдәбият җыйнау.
Халык авыз иҗаты әсәрләре һәм фольклор сайлау.
Татар халкының хәрәкәтле һәм түгәрәк уеннары картотекасын төзү.
Әти-әниләр ярдәме белән көнкүреш предметлары һәм үстерешле мохит өчен материал туплау.
Проект өстендә эш.
Проектны тормышка ашыруда төп формалар:
1.эшчәнлек
2. әңгәмәләр
3.матур әдәбият уку
4. бәйрәм иртәләре һәм күңел ачулар
5.уен эшчәнлеге
6. театральләштерү эшчәнлеге
7.продуктив эшчәнлек
8. ата-аналар белән эш.
Көтелгән нәтиҗәләр:
Балаларга татар халкының мәдәнияте һәм йолаларын өйрәнү зур тәрбияви этәреш бирә. Проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә балаларда түбәндәге хисләр формалаша:
әхлакый-патриотик хисләр;
милли үзаң нигезе;
халык мәдәнияте буенча булган белемне иҗади куллана белү ;
Балаларда фикерләү активлыгын, иҗади сәләтләрен, үзара аралашу күнекмәләрен үстерү.
балаларның мөстәкыйль музыкаль, театральләштерү, сүрәтләү һәм иҗади эшчәнлекләрен үстерү
ата-аналар һәм балалар бакчасы белән бердәм эшчәнлекне ныгыту

"Каз өмәсе " проекты
Максат: Балаларны татар халкының милли бәйрәме “Каз өмәсе” йоласы белән таныштыру, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре, матур йолалары, җыр һәм биюләрен өйрәнү һәм башкару. Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү. Балаларның күңелләрен күтәрү.
Көзге-кышкы күмәк йолалар һәм бәйрәмнәр арасында өмә аерым бер урын тота. Крестьян хуҗалыгында өмәләр ашлык сугу, утын әзерләү, бура күтәрү һ.б. кебек аеруча авыр һәм зур эшләрне кыска вакыт эчендә башкарып чыгу өчен үткәрелгән. Яшьләр өмәләргә аеруча игътибар биргәннәр. Кагыйдә буларак, яшьләр өмәгә бик теләп барган, авыр эшләрне бәйрәм кебек итеп башкарып чыга белгән. Эшне төгәлләгәч, төрле уеннар оештырылган.
Татар яшьләре каз өмәсен аеруча көтеп ала торган булганнар. Ул – бүтән өмәләрдән аермалы баларак, башыннын азагына кадәр кызлар өмәсе.
Безнең борынгы әби-бабаларыбыз казны бик яратканнар. Беренчедән, аның мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясаганнар. Билгеле булганча, мендәр өемннән башка татар йортын күз алдына китереп тә булмый. Икенчедән, каз итеннән аш-су өчен бик әйбәтләп файдалана белгәннәр, шулпасын яратып ашаганнар. Күп төрле каз ашлары турында әйтәсе дә түгел; каз бәлеше, каз коймагы, каз тәбикмәге, каклаган каз... дисеңме. Җәй көннәрендә кипкән каз ите белән ит юклыгы да сизелмәгән. Каклаган каз Сабан туе бәйрәменең иң тәмле сыйларыннан саналган һәм санала да.
Гомәр Бәширов үзенең “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә каз өмәсенең “Кызлар килде утырмага ”бүлегендә бөтен нечкәлекләре белән тасвирлап бирә. Ул каз өмәсенең авыл тормышындагы бер кызыклы вакыйгасы итеп бирә, чөнки бу иң элек, матур итеп аралашу, күңел ачу, үз-үзеңне күрсәтү чарасы да булып торган. Шаян сүз, җыр, көлке өмәне җанландырган. Әсәрдә язылганча, каз өмәсе үткәрелә торган чорда авылга кунак кызлары да килгән. Гадәттә, кунак кызларын ихтирам күрсәтелгән, алар каз өмәсенең иң түрендә булган.
Каз өмәсе ничек оештырыла һәм үткәрелә соң? Башка өмәләр кебек, каз өмәсен оештыру һәм үткәрүнең үзенә генә хас тәртибе бар. Казлары күп кешеләр, иртәгә өмә уздырасы көнне үк, каз башына бер кыз, шул ук санда канат сыдыручы кызларны чакырып чыга. Беренче чиратта өмәгә туган-тумача, күрше кызларын дәшәләр. Гадәттә, чакыруны балаларга кушалар.
Әйтелгән көнгә кызлар иртүк килеп җитәләр. Казларны эшкәртәләр, зур канатларын йолкып, сындыралар. Иң оста чистартылган казның бер генә шырпысы да (канат төпләре) калмый һәм бер җирдә дә тиресе ертылмый. Казлар йолкынып, эчләре алынып, баш-аяклары чистартылып бетә. Эре канатлары сыдырыла. Өмәнең иң күңелле вакыты – чистартылган казларны, көянтә башларына элеп, кызларның су буена баруы. Алар белән, сыдырылган канатларны алып, яшүсмер кызлар да бара. Алар канатларны су юлына бара торган сукмак буйлап тараталар. Монысы киләсе елда хуҗабикәнең казлары сукмакны тутырып йөрсен дигән теләк белән эшләнелә. Кызларның кайберләре өй җыештырырга кала.
“Бүтән кызлар һәммәсе дә көянтә башларныа берәр, икешәр каз элгәннәр, ә кунак кызының куллары буш... Күпереп торган сыек зәңгәр күлмәгенең итәген керләнмәсен дипме күтәргән.., буен-сыны уйнатып төшеп килә, агай, без күзләребезне ала алмас булдык.
Башка кызларның да өсләрендә гел яңа күлмәк белән кешлеккә генә кия торган яхшы бишмәт йә жикет, башларына күзеңнең явын алырдай аллы-яшелле шәлләр бөркәнгәннәр. Исең китмәле!”
“Туган ягым –яшел бишек ” әсәреннән алынган өзектәгечә кызлар каз юарга матур киемнәрен киеп барганнар.Чөнки кызларга, гадәттә, гармуннарын алып, егетләр иярә торган булган. Монда да җыр, такмак әйтү, чишмә буенда биюләр башкарылган.
“Казларны юып келәт киштәсенә менгереп эленгәч, кызлар эре көмеш чәчәкләр төшерелгән яшел, зәңгәр чиләкләр белән чишмәгә су алырга төшәләр. Китә шуннан су ташу!.. Күпер төбендәге егетләр һаман уйный да җырлый. Яннарынан узган кызларга берәр шаян сүз әйтеп йә булмаса күз кысып, каш сикертеп калалар.”
Су буеннан кайтуга, кызларны “каз коймагы” көтеп тора. Каз коймагына күршедәге ятим карчыклар да чакырылырга мөмкин. Кичке караңгылык төшәр алдыннан өмәдә катнашкан кызларның әниләре чакырыла. Аларны каз шулпасында пешкән токмачлы аш, каз ите белән бәлеш пешереп сыйлыйлар.
Каз өмәсенең иң кызыгы кич белән. Кызлар, матур күлмәкләрен киеп, өмә булган өйгә җыйналалар. Җор телле, тапкыр сүзле кызлар ишек төбенә баса. Алар каз канаты “сата”. Егетләр өйгә һөнәрләрен күрсәтеп, канат “сатып” алганнан соң гына кертелә.
Кич белән хуҗалар бөтен каз, бәлеш, каз боткасы пешерәләр. Кичке мәҗлескә, каз ашына кунаклар да чакыралар. Кунак җыю, кунак сыйлау – татар халкында гомер-гомергә дәрәҗәле эш исәпләнгән. Туганнарың, күршеләрең, авылдашларың белән аралашып, аш-суга йөрешепяшәү тормышны тагын да ямьләндереп җибәргән. Өмәдә эшләгән эшләр, уен-көлке хатын-кызга ел буена җитәрлек дәрт биргән. Ул көнне хатын-кызларның ни дәрәҗәдә уңган булулары ачыкланган1.
Каз өмәсенә багышлангап, шагыйрьләребез шигырьләр, композиторларыбыз көйләр иҗат иткән. Мәсәлән, Э. Шәрифуллинаның “Каз өмәсе ” шигыре шундыйлардан.
Каурый сибәм су юлына,
Ишле булсын казыгыз.
Өмәләрдә эш күрсәтеп,
Ярлар табып калыгыз.
Бии-уйный сылу кызлар,
Чыңлый чулпы төймәсе.
Борынгыдан килгән гадәт
Татарның каз өмәсе.
Каз мамыгы яшь киленгә
Түшәк, ястык, юрганга.
Мамыктай кулын сөйгәнең
Иңнәреңә куйганда,
Сокланырсың сылу кызга,
Чыңлый чулпы төймәсе.
Борынгыдан килгән гадәт
Татарның каз өмәсе...
Юл аягы – каз коймагы –
Сыйланасың, суык тимәс.
Каз йолка белмәгән кызны
Егет солтаны сөймәс.
Бии-уйный сылу кызлар,
Чыңлый чулпы төймәсе.
Борынгыдан килгән йола
Татарның каз өмәсе.
Милли йолаларыбызны, бәйрәмнәребезне ,уеннар аркылы балаларга, такмаклар, табышмаклар, үртәвечләр белән барып ирештерсәк, безнең гореф-гадәтләр, йолалар, бәйрәмнәр онытылмас, гасырлардан-гасырларга күчеп дәвам итәр, мәңге сакланыр, милләтебез исән булыр.

Кулланылган әдәбият
1. Баязитова Ф. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. – Казан:Татар кит.нәшр., 1995.
2.Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре. – Казан:Татар кит.нәшр., 1992.
https://infourok.ru/milli-byrmebez-kaz-mse-zurlar-mktpk-zerlek-trkeme-12...
https://infourok.ru/proektnaya-rabota-po-tatarskoy-literature-tatar-halk...