SMI.KAZANOBR.RU

Блог пользователя Зайнуллина Лилия Гамадутдиновна

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү.

Күп белүгә караганда да, аз белдереп,
эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен
табарга юллар күрсәтү – мөгаллим
бирә ала торган хезмәтләрнең иң
кадерлесе, иң зурысыдыр.
Г.Ибраһимов

Федераль дәүләт белем бирү стандартларының төп таләбе–системалы-эшчәнлекле юнәлешне саклау. Димәк, хәзерге көндә тирән мәгълүматлы, югары белемле булу гына җитми, ә бәлки белемне гамәли эшчәнлектә тулысынча куллана белү дә сорала.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү.Тормыш безнең алга яңадан-яңа бурычлар куя, безне туктаусыз эзләнергә, үз өстебездә эшләргә мәҗбүр итә. Методик теманың актуальлеге шуның белән аңлатыла. Федераль дәүләт белем бирү стандартларының төп таләбе–системалы-эшчәнлекле юнәлешне саклау. Димәк, хәзерге көндә тирән мәглүматлы, югары белемле булу гына җитми, ә бәлки белемне гамәли эшчәнлектә тулысынча куллана белү дә сорала.

Мин-укытучы

Мин – укытучы

Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч я сабырлык.
Сиздермичә ярдәм иткәнсез,
Сез иң гүзәл кеше икәнсез!
Фәнис Яруллин

Укытучы... Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә... Юк, гади сүз түгел бу... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан – Укытучы ул.