Каршылыклар аша йолдызларга таба...
Мин курыкмыйм каршы искән җилдән,
Тамырым нык, чиста уйларым.
Куйган киртәләрне җиңә-җиңә,
Йолдызларга илтә юлларым.
Кешелек дөньясы һәрвакыт җирнең матурлыгына сокланган. Биек таулар, көзгедәй ялтырап ятучы күлләр, куе урманнар, “кылганнар йөгергән” далалар, зәңгәр диңгезләр... Чыннан да, бу матурлыкны күрми мөмкин түгел.
Ә мине нигәдер иксез-чиксез күк йөзе үзенә күбрәк җәлеп итте. Көндезләрен бөтен дөньяга җылы нурларын сибүче кояш сөендерә. Ә инде айлы төннәре, бихисап күп булып бөтен күк йөзенә сибелгән йолдызлары... Бу кадәр камиллеккә ничек инде сокланмыйсың?
Август аенда тугангамы, мин йолдызларга гашыйк. Төнге күккә күтәрелеп карасаң, бер-бер артлы йолдызлар атыла. Бу йолдызлар яңгыры мине уйлар, хыяллар дөньясына чакыра. Йолдызлар да минем укучыларым кебек икән бит! Тирә-юньне нурга күмеп якты янучылары да, тыйнак җемелдәп кабынырга өлгермәгәннәре дә бар. Уйлап куям, иң якты балкучыларын тагын да яктырак итү өчен күпме көч, сабырлык, хезмәт, йокысыз төннәр бүләк итә укытучы!