Киртәләр аша йолдызларга таба
Per aspera ad astra. Латин теленнән кергән әлеге матур яңгырашлы әйтемне турыдан-туры тәрҗемә итсәк, “юлдагы авырлыклар аша йолдызларга таба” дип яңгырый. “Геркулес”ның тәрҗемәсендә аны “җирдән йолдызларга таба юл шома түгел” дигән вариантта да бирәләр. Ничек кенә булмасын, бу әйтем максатка, яки хыялга ирешү юлы җиңел булмавын тагын бер кат искәртә.