SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Закирова Эльмира Ильдусовна

Материалы к конкурсу "Лучший учитель года города Казани - 2013"

жанровое фото

Һәр кеше өчен үз гомерендә уңышка ирешү хисе мөһимдер. Чөнки кеше үз гамәлләре, эшләре белән гел алга омтылып яши. Үз алдыбызга төрле максатлар куеп, аларның кайберләренә ирешеп, тагын да яңа көчләр табып, икенче максатлар куябыз. Бер урында гына таптанып торып, рухи байлык та, канәгатьләнү хисе дә кичерә алмыйсың. Тормышта яулыйсы үрләрдә каршылыклар күп очрый: кар һәм буран, курку хисе һәм ару, күңел халәте төшү, узмый торган я булмаса, кош кебек очкан вакыт. Тирә-юньдәгеләрнең сине аңламаулары, бер фикердәшләрнең булмавы. Һәм тагын да куркынычы: үз юлыңнан читкә тайпылу, үзеңә ышанычны югалту.Менә шушы вакытта хыял канатлары сына да инде...

Ләкин безне өмет яшәтә. Шушы өмет безне каршылыкларны җиңеп, алга таба хәрәкәт итәргә мәҗбүр итә.