SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Газизова Дилара Фидаэловна

Материалы к конкурсу "Лучший учитель года города Казани - 2013"

img740

Мин Казан шәһәре Совет районы 171нче номерлы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Башкалабызга Мөслим районы Әмәкәй авылыннан килдем. Максатым - Казан Дәүләт университетының татар филологиясе факультетын тәмамлап, заман белән бергә атлаучы, акыллы, ачык йөзле, тырыш укытучы булу иде.
Менә инде 18 ел балаларга татар теле һәм әдәбияты укытам. Максатыма ирештем дип уйлыйм, чөнки яраткан эшем, алыштырмас 7А сыйныфым бар.
Эштән арып кайткач, ягымлы сүзләре белән тормыш иптәшем - Илдусым каршы ала, кызым - Алия һәрвакыт бетмәс-төкәнмәс сораулары белән минем иң беренче чиратта әни булуымны кабатлап тора.
Ял көннәрендә чаңгы шуарга чыгабыз, концерт, театрларга һәрдаим бик теләп йөрибез.
Кыскасы, тормышның ямен белеп, һәр туган көнгә шатланып, булганына шөкер итеп, алдагысына өмет итеп яшибез.