SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Абаева Алсу Ильдусовна

Ел укытучысы конкурсында катнашу өчен материаллар

Рисунок1

Мин башкалабызның 135нче урта белем бирү мәктәбедә балаларга татар теле һәм әдәбияты укытам.Ана телендә аралаша алуны зур бәхет дип саныйм.Дәресләремне кызыклы үткәреп ,фәнемә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләргә тырышам.

эссе

DSC04257

Һәрдаим алга омтылыш-зур бәхет! Һәрдаим алга омтылыш –олы бәхет ул!
Э.Золя

Өстемдәге тунымның сәдәпләрен каптыра-каптыра,алга атлыйм.Сәгать телләре безне көтеп тормыйлар шул,йөгерүләрен дәвам итәләр.Вакыт та шулай,сәгать телләренә бәйләнгән җеп сыман,алар артыннан өстерәлеп,гомер йомгагын сүтә.Уйларым эчендә , чума-калка,адымнарымны кызулатам.Ниндидер көч ашыктыра,алга этәрә мине.
Менә инде ничә еллар шушы сукмаклардан,шушындый татлы хисләргә чумып ,алга атлыйм.Сукмак буендагы нәни каеннар да мине куып тотканнар,кайберләре инде миңа башларын иеп сәлам бирә башлаганнар икән.Әле кайчан гына алар ,тын гына искән җилдән дә куркып,кыяр-кыймас кына әйләнә – тирәне күзли иде,югыйсә.