SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Хуснутдинова Хамзия Хамбеловна

Материалы к конкурсу «Учитель года города Казани-2024» в номинации «Учитель татарского языка и литературы» Хуснутдиновой Х.Х.

 фото Хуснутдинова Х.Х.

Мин, Хөснетдинова Хәмзия Хәмбәл кызы, Казан шәhәренең 33 нче гимназиясендә татар теле hәм әдәбияты фәнен укытам.
Балачактан укытучы булу теләге белән янып яшәдем һәм хыялымны тормышка ашырдым. Казан дәүләт университетын тәмамлап, яраткан хезмәтемә 29 ел гомеремне багышладым.
Укытучы hөнәре – дөньяда иң мәртәбәле hәм иң кирәкле hөнәрләрнең берсе дип уйлыйм. Көн саен мин мәктәпкә укучыларга шәхес буларак ачылырга, аларга дөньяны танып-белергә ярдәм итү өчен ашыгам.
Һәр укучымның уңышка ирешүен телим, аларның тормышта үз урыннарын таба алуына шатланам. Алар биек үрләр яулаганда, тамчы кадәр генә өлеш кертсәм дә, мин горурлык хисе кичерәм. Балаларны үзем укыткан фән белән кызыксындыра алсам, алар кешелекле, әхлаклы, телебезне һәм милли гореф-гадәтләребезне дәвам итәрлек шәхес булып үссәләр, мин үз максатларыма ирештем дип әйтә алам. Нәтиҗәләремнән илһам алып, яңа планнар белән яшим.
Укытучы булуым белән мин бик бәхетле!

Шәхси сайтыма рәхим итегез! https://infourok.ru/user/husnutdinova-hamziya-hambelovna?ysclid=lr6iqgl7...

Медиавизиткага сылтама https://disk.yandex.ru/i/lYrSGGPwcnDDAA