Язларда туганга,
Язларны сөйгәнмен
Яз кебек ап-аяз күңелем...
Туган көнем сиреньнәр шау чәчәккә күмелгән май айларында булса да, күңелемә елның һәр фасылы якын. Табигатьтә ак кыш патшалык иткән вакытта үземне "Ел укытучысы" бәйгесендә сынап карарга булдым. Мин - Сафина Резедә Ренат кызы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17 нче номерлы татар гимназиясендә башлангыч сыйныфларда татар теле укытам.
Үз һөнәремә гашыйк, хыялый кеше мин. Укучыларымның көннән-көн үсүләре, дустанә аралашулары, күзләрендә янган балачак очкыннары йөрәгемә бер дәва.
Балалар традицион булмаган дәресләр яраталар. Төрле инновацион алымнар,технологияләр, интерактив ресурслар-дәресләрне кызыклы һәм мавыктыргыч итә.
Дәресләремдә балаларны эзләнергә, гадәти булмаган щартларда фикер йөртергә этәрә торган биремнәр эзлимен, укытуны проблемалы итәргә омтылам. Татар теле бик бай, матур, гүзәл, тапкыр, җор һәм җегәрле тел ул. Шуны һәр бала күңеленә сеңдерү - иң төп максатым диеп саныйм.
Бала күңеле ап-ак кәгазь, бала күңеле карурман бит ул. Шул кәгазьгә дөрес,кирәкле сүзләр язу, шул карурманда адаштырмый торган сукмак табу - мөгаллим буларак хезмәтемнең иң зурысы һәм иң кадерлесе.