SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Нургалиева Гульсина Мидхатовна

Минем шәхси сайтыма рәхим итегез!

53. Нургалиева

Мин, Нургалиева Гөлсинә Мидхәт кызы, Казан шәһәре Мәскәү районы 94 нче гимназиянең югары квалификацион категорияле туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы. Укытучы һөнәре – иң җитди, иң катлаулы, зур җаваплылык таләп итә торган, әмма иң кызыклы һәм иҗади һөнәрләрнең берсе.
Минем шәхси сайтыма https://nurgalievagulsina.wixsite.com/tatar рәхим итегез!Анда тупланган материаллар сезнең өчен файдалы һәм кызыклы булыр, дип ышанып калам!Анда сез эш тәҗрибәм, минем һәм укучыларымның уңышлары белән таныша аласыз. Сайтта әти-әниләр дә,укытучылар да,укучылар да файдалы материал таба ала. Теләк-тәкъдимнәрегезне, сорауларыгызны языгыз.Көтеп калам!Рәхим итегез!

Эссе "Киләчәк укытучысы"

20190523_125937

Киләчәк укытучысы...
Киләчәк...Нинди сихри, серле сүз бу! Аны ишеткәч, ирексездән, хыяллана, күзаллый башлыйсың.
Хыялларым бары киләчәктә генә. Хыялымдагы киләчәк мине дәшә, чакыра, әллә ниләр вәгъдә итә... Тормышта бик күп нәрсә кешенең үзеннән генә тора югыйсә. Ничек исәпләсәң, шулай була ул. Аның өчен бик күп көч түгәргә, тырышырга, камиллеккә омтылырга кирәк.
Көн дә таныш сукмак буйлап яраткан мәктәбемә ашыгам. Кышкы салкын җил, минем кәефемне күтәрергә тырышкандай, бит очларымнан чеметеп ала. Ә мин, акрын гына, кышкы сукмаклардан атлап киләм. Үзем күкне күзәтәм. Болытлар, искиткеч сурәтләр ясап, каядыр агылалар, каядыр ашыгалар. Алар белән бергә күңел дә нидер тели, каядыр талпына, ашкына. Күңел кояш нурларында иркәләнергә тели, йөрәк җылы сорый. Шундый уйлар белән мәктәп ишеген ачып керәм. Ә анда мине яраткан укучыларым каршы ала. Шаяннар, шуклар, шундый якыннар. Алар безнең киләчәгебез бит. Димәк, киләчәк – безнең кулларда.

Минем эш тәҗрибәм.

IMG-20200110-WA0003

Халкым теле-хаклык теле,
аннан башка минем илем юк;
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
Бүгенге көндә актуаль булган мәсьәләләрнең берсе – ул туган телебезне, татар телен саклап калу һәм бөтен хәзинәсе белән яшь буынга тапшыру. Бу - беренче чиратта, безнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының бурычы. Укытучы вазыйфасын кешеләр төрлечә аңлый. Кайберәүләр анда аерым бер предмет укыта торган кешене күрә. Ләкин бу дөрес түгел. Укытучы укучыдан шәхес ясаучы зат.
Эшемнең төп максаты - укыту һәм тәрбиянең бердәмлеге, бала шәхесенә хөрмәт белән карау, иреген чикләмәү, үзара аңлашу, укучы белән укытучы арасында демократик, гуманлы, иҗади эш стилен булдыру.