SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Гарифзянова Лейля Масхутовна

Бәйрәм белән тәбрик итәм!

8 март

Хөрмәтле Әниләр, ак яулыклы Әбиләр! Сезне чын күңелдән якынлашып килүче язның беренче бәйрәме – 8 Март бәйрәме белән котлыйм!
Туган-үскән җирем искә төшсә,
Күз алдыма килә әнкәем.
Сандугачлар сузып сайрар чакта
Әниемә кайтам һәр җәен.
Яз яктыра аның каршында,
Йөзләрендә күрәм ай нурын.
Димәк, җирдә мин бәхетле кеше,
Газиз әнкәм – иң зур байлыгым.
Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сезгә бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын сезгә әйтәсе.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,
Көнегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.