SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Агъзамова Габдрахимова Алиса Хабировна

Материалы к конкурсу "Учитель года города Казани 2023" Медиавизитка

IMG_6670

Мин, Әгъзәмова Алисә Хәбир кызы 2008 елда Казан дәүләт университетын бетереп, мәктәп бусагасын мөгаллим буларак атлап кердем. Мин көн саен сыйныф ишекләрен ачам.... Минем алда – күзләр, күзләр... Алар төрлечә карый: кызыксынып, куркып, битараф... Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга, аларга үсәргә, матурлыкны күрергә, кзыксынырга өйрәтәм. Минем омтылышым – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру, рус телендә сөйләшүче балаларны теләп, дөрес, матур итеп татарча сөйләшергә өйрәтү, татар сәнгатенә мәхәббәт уяту. Балага аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү – минем максатым һәм педагогик фәлсәфәм.
Медиавизиткага сылтама:
https://cloud.mail.ru/public/ZhKY/m9CQiFY1C
Шәхси сайтка сылтама:
https://nsportal.ru/gabdrahimova-alisa-habirovna