SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Тимуршина Сания Гусмановна

Боерык фигыльнең III зат формасы

Бу дәрес эшкәртмәсе 5 сыйныфның рус төркемендә эшләүче укытучыларга методик кулланма булып тора. Укучылар III зат боерык фигыльне танырга, бу фигыльне барлыкка һәм юклыкка куя белергә өйрәнәләр, аның мәгънәсен һәм кулланышын аңлы рәвештә үзләштерергә, аралашу темага караган сүзләр белән җөмләләр һәм хикәя төзүгә өйрәнәләр.
Укучылар иҗади фикерләү дәрәҗәсе арттырала, дуслыкны хөрмәт итәргә, дусларга карата игътибарлы булырга өйрәнәләр.

Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушымчалары.

Бу дәрес эшкәртмәсе 4 сыйныфның рус төркемендә эшләүче укытучыларга методик кулланма булып тора.Укучылар бу дәрестә “Үзәк универмагта” темасына караган сүзләр белән таныша, аларны сөйләмдә куллана алалар, исемнәрнең күплек сан кушымчасын искә төшерәләр, исемнәрне дөрес табуны һәм аларга сорау куя белүне искә төшерәләр, игътибарлылыкны арттыралар, кибеттә үз-үзеңне тота белү кагыйдәләрен искә төшерәләр. Укучылар бер-берсенә игътибарлы һәм хөрмәт итү кагыйдәләрен искә төшерә алалар. .

4 сыйныф рус төркеме өчен тикшерү тестлары

Әлеге материал 4 сыйныф рус төркемендә эшләүче коллегаларыма файдалы булыр. Тест эшләре дәреслектә бирелгән темалар буенча башкарылган. Тестларны бүлекне үтеп бетергәч яисә чирек ахырында белемнәрне тикшерү эше буларак кулланырга мөмкин.

Технологик карта

Исемнәрнең килеш формалары
Тимуршина С.Г., Казан шәһәре Киров районы 32нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Дәреснең технологик картасы
Тема: Татарстанда дус яшибез!
Максат:
1. Алдагы белемнәренә таянып, укучыларда исемнәрнең килеш формаларын тану һәм аеру күнекмәләре формалаштыру
2. Килеш белән төрләнгән исемнәрне җөмлә эчендә таный, таба белү күнекмәләре үстерү
3. Татарстан Республикасында яшәүче халыклар турында хәбәрдар булу,милләтләр арасындагы дуслыкның мөһимлегенә төшенү.

"Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты"

"Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты" темасы буенча 5 сыйныф татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан дәрес план-конспекты.Максат:
1.Р.Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне системалаштыру, мәгълүмат туплау, шигырьләрен уку;
2. Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү;
3. Р.Миңнуллин иҗатына кызыксыну уяту.