Укытучы, мөгаллим... Педагог, тәрбияче... Үсә барган саен, әлеге һөнәр ияләренең образы минем кузаллавымда үз белем-тәҗрибәсе, шәхси үрнәге белән юл күрсәтүче, тормыш мәктәбенең ни икәненә төшенә генә башлаган киләчәк буынны алга атларга канатландыручы зат булып калыплашты. Һәм шушы һөнәрне сайлавыма да нәкъ шундый укытучылар кул астында белем алуым сәбәпче булгандыр.
Үзем хакында, әле башланган гына педагогик тәҗрибәм хакында мәгълүматны шәхси сайтымда урнаштырдым: http://infourok.ru/user/minaeva-aysilu-mlik-kizi