SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Калимуллина Лилия Юсуфовна

Минем эш тәҗрибәм

“Рус телле балаларны информацион һәм коммуникатив технология аша иркен аралашуга өйрәтү, поликультуралы шәхес тәрбияләү”.
Мин – Кәлимуллина Лилия Йосыф кызы. КФУның IT лицеенда татар теле, татар әдәбияты һәм инглиз теле укытам.
Тел кешеләрнең иң мөһим аралашу чарасы. Укырга-язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып белү – барысы да тел ярдәмендә генә тормышка ашырыла. “Татарстан Республикасы халыклары телләре” турында ТРсы Законы кабул ителүгә дә шактый вакыт үтте.Татарстанда ике дәүләт теле – рус һәм татар телләре яшәп килә. Димәк, бүгенге көндә һәр милләт вәкиле, кем генә булуына карамастан, бу ике телне белергә тиеш.

Эссе. "Мин - укытучы"

Портрет

“Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә”, “Белемле үлмәс, белемсез көн күрмәс” һәм күп кенә мәкальләр укырга һәм укырга дигән фикернең раслаучыларыдыр.
Чыннан да, кеше бу дөньда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында укытучысы тора.