“ Мәгариф хезмәткәрләренең шәһәр август конференциясе кысаларында үткәрелә торган гомуми белем оешмалары директорларының милли мәгариф буенча урынбасарлары секция утырышы быел июнь аенда Вахитов районы инглиз теле тирәнтен өйрәтелә торган 39 нчы мәктәп базасында узды. Ул “Инновацион технологияләр: идарә итү аспекты, методик ярдәм” темасына багышланган иде. Секция утырышында катнашучылар 39 нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Салихова С.М., Миннекәева Д.Р., Кашафетдинова Г.В. тарафыннан әзерләнгән “Заманча дәресне модельләштерү: креатив алымнар”, “Татар телен һәм әдәбиятын өйрәтүдә кызыксындыру чарасы буларак проект технологиясе”, “Татар теле һәм әдәбияты укытуда модельләр алымы” темаларына мастер-класслар карадылар. Директор урынбасарларына дәрестән тыш эшчәнлекнең инновацион формалары тәкъдим ителде. Мәктәпнең бер структурасы булган Л.Н.Толстой исемендәге музей-мәгариф үзәге эше ( җитәкчеләре: Чугунова Г.И., Кулагина М.В., Адиева Л.В., Сафина Л.К.,Исламова Н.Ә., Покалева О.С.) утырышта катнашучыларда зур кызыксындыру тудырды.